Равил Кузюров ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең 2019 елның 8 аенда эш йомгаклары буенча берничә киңәшмә уздырды

2019 елның 4 сентябре, чәршәмбе

Бүген ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең 2019 елның 8 аенда эш йомгаклары буенча берничә киңәшмә уздырды.

Башта министр Идел буе урманчылыгы һәм Идел буе урман хуҗалыгы коллективы белән очрашты. Төп доклад белән җитәкче-урманчы Рөстәм Исмәгыйлев чыгыш ясады. Ул сөйләгәнчә, узган чорда урманчылык территориясендә 12 гектар мәйданда – урман торгызу, 91,5 гектар мәйданда – агротехник карау, 12 гектарда – урман культураларын өстәп утырту, 16 гектар мәйданда саклагыч урман утыртмаларына нигез салу эшләре башкарылган. Дәүләт урман күзәтчелеген гамәлгә ашыру кысаларында урманнарда 750 иәртәбә патруль уздырылган һәм янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозуга юл куймау турында 44 кисәтү бирелгән.

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы башлыгы Равил Кузюров хезмәткәрләрне урман законнары бозылуны кисәтергә һәм мондый очракларны ачыклауны контрольдә тотуны көчәйтергә һәм агротехник срокларда көзге урман культуралары эшләрен төгәлләргә чакырды.

Яшел Үзән урманчылыгы һәм Яшел Үзән сынау урман хуҗалыгы белгечләре катнашында узган киңәшмәдә урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча үткәрелгән чаралар турында җитәкче-урманчы Идрис Хәмитов сөйләде. Аерым алганда, ул хәбәр иткәнчә, быел урманчылык территориясендә 27 гектар мәйданда – урман торгызу, 40,4 гектар мәйданда – яшь агачларны карау, 20,6 гектар мәйданда ликвид булмаган агачларны җыештыру эшләре башкарылган. Урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатларында 400 км яңа минераллаштырылган полоса салынган һәм гомуми озынлыгы 519 км булганнары каралган.

Министрның эш сәфәре Шәһәр яны урманчылыгы коллективы һәм Шәһәр яны өйршнү-сынау урман хуҗалыгы коллективы белән очрашу белән тәмамланды. Җитәкче-урманчы Илнур Кәшафиев нотыгын тыңлаганнан соң, ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров төп урман барлыкка китерүче токым орлыкларын әзерләүгә, республиканың табигать саклау акцияләренә һәм башкаларга кагылышлы йөкләмәләр бирде.

ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов бүген Мамадыш һәм Кама урманчылыклары эшчәнлеге нәтиҗәләренә багышланган киңәшмәләрдә катнашты, министр урынбасары Рәис Гомәров Баулы, Бөгелмә һәм Лениногорск урманчылыкларында булды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International