2019 елның 8 аенда республиканың дәүләт урман инспекторлары тарафыннан урманнарда 18,2 меңнән артык патруль уздырылган

5 сентябрь 2019 ел., пәнҗешәмбе

2019 елның 8 аенда Татарстан Республикасы дәүләт урман инспекторлары тарафыннан урманнарда 18,2 меңнән артык патруль уздырылган. Федераль дәүләт урман күзәтчелеген һәм урманнарда янгын күзәтчелеген гамәлгә ашыру барышында административ хокук бозулар турында 608 беркетмә төзелгән. Урман кишәрлекләреннән файдаланучыларның килешү шартларын, урманнарда санитар һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозуы иң еш очрый торган хокук бозу очраклары булып тора.

Болар белән берлектә, урман фондына янәшә торучы җир кишәрлекләренең милекчеләренә һәм мондый җир кишәрлекләреннән файдаланучыларга янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозуның ярамаганлыгы турында 1,3 меңнән артык кисәтү бирелгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования