"Нургали оныклары" мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар Бөтенроссия мәктәп урманчылыклары слетында катнашачак

5 сентябрь 2019 ел., пәнҗешәмбе

2019 елның 9-12 сентябрендә Брянск өлкәсендә "Деснянка" балаларны савыктыру комплексы базасында Бөтенроссия мәктәп урманчылыклары слеты узачак. Чараны Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы һәм Брянск өлкәсе Хөкүмәте ярдәмендә Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы оештыра. Слет 8-11 сыйныф укучыларын – бөтен ил буенча мәктәп урманчылыкларының иң яхшы вәкилләрен – урман хуҗалыгы һәм табигать саклау эшчәнлеге өлкәсендә региональ һәм бөтенроссия конкурсларында җиңүчеләрне берләштерәчәк. Татарстан Республикасыннан съездда Саба муниципаль районы "Лесхоз урта гомуми белем бирү мәктәбе" МББУ "Нургали оныклары" мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар катнаша.

Слет кысаларында пленар утырышта 2019 елда Россия Федерациясе мәктәп урманчылыклары эшчәнлеге нәтиҗәләрен карау планлаштырыла. Мәктәп урманчылыклары җитәкчеләре – укытучылар һәм урман хуҗалыгы белгечләре өчен хәзерге заман шартларында мәктәп урманчылыкларында укучыларга һөнәри юнәлеш бирү мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәл узачак.

60 төбәктәге мәктәп урманчылыкларының иң яхшы вәкилләре "Урман сакчылары", "Яшь урманчылар", "Яшь биологлар", "Күптөрле урман ярышлары" һ.б. команда конкурсларында катнашачак. Балаларга урманнарны торгызу, урман белеме, урман үстерү, урманнарны саклау һәм яклау буенча белемнәрен күрсәтү генә түгел, ә инструментлар һәм җиһазлар белән эшләү алымнарының практик белемен дә күрсәтергә кирәк булачак.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, быел мәктәп урманчылыкларының Бөтенроссия слеты Брянск өлкәсенең Б.В.Белявский исемендәге 1 нче номерлы Жуково урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында оештырыла, илдә беренче мәктәп урманчылыгы оештырылуның 70 еллыгына багышлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования