ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров эш визиты белән Буа һәм Тәтеш районнарында булды

2019 елның 5 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров эш визиты белән Буа һәм Тәтеш муниципаль районнарында булды. Сәфәрнең төп максаты – 2019 елның 8 аенда Министрлык карамагындагы учреждениеләр эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча киңәшмәләр үткәрү.

Буа районында утырыш "Буа урманчылыгы" ДКУ бинасы базасында узды. Җитәкче-урманчы Илнар Гатауллин башкарылган эшләр турында сөйләде. Ул сөйләгәнчә, узган чорда урманчылык территориясендә 34 гектар мәйданда – урманнарны торгызу, 309 гектарда – урман культураларын агротехник карау, 17 гектарда урман культураларын эстәп утырту эшләре башкарылган. Урман патологиясе буенча 500 гектар мәйданда тикшерү уздырылган, урманны карау – 120 гектар, шул исәптән яшь агачлар арасында – 27 гектар. Урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү кысаларында 30 км яңа минераллаштырылган полоса салынган һәм булганнарына 169 км гомуми озынлыгында тәрбия эшләре уздырылган.

"Хәзерге вакытта төп урман барлыкка китерүче токым орлыкларын җыю һәм туфрак әзерләү дәвам итә. Гомумән алганда, ел ахырына кадәр дәүләт йөкләмәсендә каралган барлык эшләр дә тәмамланачак", – дип нәтиҗә ясады Илнар Гатауллин.

ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров ведомство буйсынуындагы учреждениеләр эшчәнлегенә уңай бәя бирде. Шуның белән бергә ул киңәшмәдә катнашучыларга Татарстан Республикасында урман культуралары һәм урман хуҗалыгы эшләренең барышы һәм "Урманнарны саклау" төбәк проектын гамәлгә ашыру турында мәгълүмат бирде.

Тәтеш районында министр утырыш башланганчы ТР "Тәтеш урман хуҗалыгы" ДБУ базислы урман питомнигын һәм җитештерү базасын карады. Объектларны караганда аны район башлыгы Рәмис Сафиуллов озатып йөрде.

Хакимият бинасында узган җыелыш барышында "Тәтеш урманчылыгы" дәүләт казна учреждениесенең урман фонды территориясендә урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча эш нәтиҗәләре каралды. Төп доклад белән җитәкче-урманчы Ранил Рәхмәтуллин чыгыш ясады.

Киңәшмәгә йомгак ясап, ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров урман культуралары эшләренә, урман үсемлекләре орлыкларын әзерләүгә, табигать саклау акцияләрен үткәрүгә һәм мәктәп урманчылыклары хәрәкәтен үстерүгә кагылышлы кайбер бурычларны билгеләде.

ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров бүген "Түбән Кама урманчылыгы" ДКУ һәм "Зәй урманчылыгы" ДКУ утырышларында катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International