Министрлыкта 2019 елның беренче яртыеллыгында коррупциягә каршы көрәш буенча эш йомгаклары турында фикер алыштылар

6 сентябрь 2019 ел., җомга

Бүген Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры каршындагы Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы булды. Анда 2019 елның беренче яртыеллыгында коррупциягә каршы сәясәт өлкәсендәге эш йомгаклары турында фикер алыштылар.

Утырышны ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов ачты һәм эш регламентын игълан итте. Чарада төп нотык белән дәүләт хезмәте һәм кадрлар мәсьәләләре секторының әйдәүче консультанты, коррупциячел һәм башка төр хокук бозуларны профилактикалау өчен җаваплы Эльвира Зыятдинова чыгыш ясады.

Ул Министрлыкта коррупциягә каршы көрәш өлкәсендәге эшнең Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 19.07.2014 ел, № 512 карары һәм Министрлыкның коррупциягә каршы ведомство программасы нигезендә башкарылуы хакында искә төшерде. "Төп бурычларның берсе – дәүләт граждан хезмәткәрләре тарафыннан бирелә торган үз керемнәре, чыгымнары, милке һәм мөлкәти холыклы йөкләмәләре, шулай ук ирләренең (хатыннарының), балигъ булмаган балаларының керемнәре турында белешмәләрнең дөреслеген, тулылыгын тикшерү һәм кабул итү", – дип билгеләп үтте Эльвира Зыятдинова.

Быел декларация кампаниясе 1 гыйнвардан 30 апрельгә кадәр узган. Керемнәр, чыгымнар, милек һәм мөлкәти холыклы йөкләмәләр турында белешмәләр Министрлыкның 67 хезмәткәре һәм ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең 61 җитәкчесе тарафыннан тапшырылган.

"Гражданнарның һәм оешмаларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен Министрлыкта коррупциягә бәйле янаулардан яклауны тәэмин итү максатында "Ышаныч телефоны" эшли. Беренче яртыеллыкта мондый хокук бозулар турында мөрәҗәгатьләр булмады, – диде Эльвира Зыятдинова. – Шулай ук бу көннәрдә Министрлык сайтында коррупциягә каршы көрәш торышы турында җәмәгатьчелек фикерен сораштыру да башланып китте. Ул агымдагы елның 1 октябренә кадәр дәвам итәчәк".

Моннан тыш, утырышта Татарстан Республикасы Прокуратурасы, Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе күзәтүләренең нәтиҗәләре каралды һәм дәүләт хакимияте органнарының кадрлар хезмәте вазыйфаи затларының эш нәтиҗәлелеген арттыру мөмкинлекләре каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования