Татарстанда 2020 елгы урман культуралары өчен туфрак әзерләү эшләре башланды

2019 елның 6 сентябре, җомга

Татарстан Республикасында 2020 елгы урман культуралары өчен туфрак әзерләү эшләре башланды. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре мәгълүматлары буенча, 6 сентябрьгә мондый чаралар 467,2 га мәйданда башкарылган.

Эшләрне беренчеләрдән булып Мамадыш, Баулы, Лениногорск, Кама, Кайбыч һәм Бөгелмә урман хуҗалыклары хезмәткәрләре башлап җибәрде. Республикада барлыгы 2 мең гектар мәйданда урман культуралары өчен туфрак участокларын әзерләргә кирәк булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International