Әгерҗе урманчылыгына яңа җитәкче-урманчы билгеләнде

2019 елның 9 сентябре, дүшәмбе

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы боерыгы белән "Әгерҗе урманчылыгы" ДКУ яңа җитәкче-урманчы билгеләнде. Яңа җитәкче – элек урманчы-җитәкче урынбасары вазыйфасын башкарган Владимир Ишморатов. Равил Имангулов, үз чиратында, пенсиягә чыгу сәбәпле, вазыйфасыннан азат ителде.

Бүген ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов учреждениенең яңа җитәкчесе-урманчысын коллективка тәкъдим итте. Ул Владимир Ишморатовны яңа вазыйфага билгеләнүе белән котлады һәм эшендә уңышлар теләде.

Владимир Ишморатов 1982 елда Әгерҗе муниципаль районының Пеләмеш авылында туган. 2005 елда Ижау дәүләт авыл хуҗалыгы академиясен ("Урман хуҗалыгы инженеры" белгечлеге) тәмамлый һәм хезмәт юлын "Әгерҗе урман хуҗалыгы" ФДУ (иск.: хәзерге вакытта – ТР "Әгерҗе урманчылыгы" ДКУ) урманчы ярдәмчесе вазыйфасында башлый. Фидакарь хезмәте өчен Әгерҗе муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы (2010 ел) һәм ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хаты (2013 ел) белән бүләкләнгән.

Шулай ук Әгерҗе муниципаль районына эш сәфәре кысаларында министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов 14 нче кварталда урман культураларын утырту һәм яшь үсентеләрне карау сыйфатын, 3 нче һәм 39 нчы кварталларда урман культуралары торышын бәяләде. Аны Владимир Ишморатов һәм участок урманчысы Ирек Камаев озата йөрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International