ТР Хөкүмәте йортында "Урманнарны саклау" төбәк проектын тормышка ашыру һәм алда торган республика табигать саклау акцияләре турында брифинг узды

2019 елның 10 сентябре, сишәмбе

Бүген ТР Хөкүмәте йортында Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров катнашында брифинг узды. Анда ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы башлыгы "Экология" илкүләм проекты кысаларында "Татарстан Республикасында урманнарны саклау" төбәк проектын тормышка ашыру һәм алда булачак "Татарстанның чиста урманнары" һәм "Урман атнасы – 2019" республика табигать саклау акцияләре турында сөйләде.

"Төбәк проектын гамәлгә ашыру ике максатчан индикаторга ирешүне үз эченә ала. Беренче күрсәткеч, ул "урманнарны яңадан торгызу һәм урман үрчетү белән киселгән һәм һәлак булган урман утыртмалары мәйданнарының нисбәте". 2019 ел күрсәткеченең проект күрсәткече 62% тәшкил итә. 2024 елга ул 100% ка җитәргә тиеш", – дип хәбәр итте Равил Кузюров.

Министр сүзләренә караганда, агымдагы елда урманнарны торгызу һәм үрчетү эшләре 2471 га мәйданда башкарылган, шул исәптән ясалма урман торгызу чаралары – 1729 га мәйданда, катнаш урман торгызу – 34 га, табигый урман торгызуга ярдәм итү – 542 га, урманнарны үрчетүгә булышлык итү – 165,7 га мәйданда.

"Шулай итеп, бүгенге көндә урманнарны торгызу һәм урман үрчетү мәйданының киселгән һәм һәлак булган урман утыртмалары мәйданнарына нисбәте 66% тәшкил итә", – дип билгеләп үтте ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы башлыгы.

Киләсе елда эшләр башкару өчен 31 млн. данә стандарт, шул исәптән Татарстан Республикасы Урман селекция-орлыкчылык үзәге ярдәмендә 12 млн. данә ябык тамыр системалы утырту материалы үстереләчәк. Шулай ук урманчылар тарафыннан төп урман барлыкка китерүче токымнарның 11,4 мең килограммнан артык орлыгын әзерләү планлаштырыла. Бүгенге көндә 879 кг орлык (планның 8%) җыелган.

"Икенче күрсәткеч "еллар буенча урман янгыннарыннан килгән зыян" дип атала. Стихяле, фаразлап булмый торган табигый күренеш нәтиҗәсе булганга күрә, аның санлы билгесе билгеләнмәгән. Быел республикада янгын хәтәре янаган чор 15 апрельдә башланды, – диде Равил Кузюров. – Без иң эссе һәм куркыныч май һәм июнь айларын гадәттән тыш хәлләрсез генә үткәреп җибәрә алдык. Шуңа да карамастан, без хәзер дә вәзгыятьне контрольдә тотабыз".

Татарстанда урман фонды территориясендә урман янгыннарын ачыклау һәм сүндерү максатларында II типтагы 18 янгын-химия станциясе һәм "Урман янгыннары үзәге" ДБУ каршындагы III типтагы 5 янгын-химия станциясе эшли. Быелга планда – Түбән Кама һәм Нурлат муниципаль районнары территориясендә II типтагы яңа ике янгын-химия станциясен оештыру һәм комплектлаштыру.

Төбәк проекты кысаларында 2019 елда Татарстанда 56 берәмлек махсус урман хуҗалыгы һәм урман янгыннары техникасы һәм башка җиһазлар сатып алыначак, гомуми суммасы – 83,7 млн. сум. Болар – 15 берәмлек урман-культура техникасы (10 урман утырту машинасы, 3 культиватор, 2 урман сукасы) һәм 41 берәмлек урман янгыннарын сүндерү машинасы (13 янгын автоцистернасы, 2 бульдозер, 4 универсаль урман янгыннары комплексы, 3 УАЗ вахта автомобиле, 4 кече УАЗ урман патруле комплексы, 15 мотопомп).

"Агымдагы елның 16 сентябрендә республикада "Татарстанның чиста урманнары" табигать саклау акциясенең көзге этабы башлана, ул 16 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Аның кысаларында урман фонды территориясен каты коммуналь калдыклардан һәм ауган агачлардан чистарту планлаштырыла", – дип сөйләде министр.

"Татарстанның чиста урманнары" республика табигатьне саклау акциясе ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан 2010 елдан бирле үткәрелеп килә. Ел саен акциядә министрлыклар, ведомстволар, учреждениеләр, оешмалар, предприятиеләр хезмәткәрләре, урман кишәрлекләрен арендалаучылар, бакчачылык ширкәтләре, кооперативлар, экологик берләшмәләр вәкилләре, югары һәм урта махсус уку йортлары студентлары һәм волонтерлар катнаша.

Быел акциянең язгы этабына 9,7 меңнән артык кеше кушылган. Алар көче белән урман фондыннан 4 мең кубометрга якын каты коммуналь калдыклар һәм ауган агачлар җыеп алынган һәм чыгарылган.

Шуның белән бергә агымдагы елның 5 октябреннән 12 октябренә кадәр Татарстан Республикасында "Урман атнасы – 2019" табигатьне саклау акциясе дә узачак. Аның кысаларында агач утырту, урман фонды территориясен чистарту һәм ял итү урыннарын төзекләндерү, федераль һәм республика әһәмиятендәге юллар янында өстәмә аншлаглар һәм баннерлар урнаштыру, урман орлыгы чималын җыю, шулай ук гомуми белем бирү учреждениеләрендә экологик дәресләр үткәрү планлаштырыла.

"Урман атнасы" акциясенең беренче көнендә – 5 октябрьдә барлык шәһәрләрдә һәм районнарда агач утырту оештырылачак. Барлыгы 300 гектар мәйданда 1,5 миллион үсенте утырту планлаштырыла. Казан янында акция өч мәйданчыкта – Биектау муниципаль районының Сосновка һәм Колсәет торак пунктлары янында һәм Питрәч муниципаль районының Иске Шигали авылы янында узачак", – дип йомгаклады Равил Кузюров.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International