Россия Табигать министрлыгы урманнарга һәм алардагы табигый объектларга китерелгән зыянны исәпләү тәртибен оптимальләштерү буенча тәкъдимнәр әзерләгән

11 сентябрь 2019 ел., чәршәмбе

Урманнарга һәм табигый объектларга урман законнарын бозу аркасында китерелгән зыянны исәпләү тәртибен оптимальләштерү максатларында Россия Табигать министрлыгы Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2018 елның 29 декабрендәге 1730 номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында тәкъдимнәр әзерләгән.

Тәкъдим ителгән үзгәрешләр урманнарга һәм алардагы табигый объектларга китерелгән зыянны исәпләү буенча тикшерү гамәлләрен үткәрүдә кирәкле оперативлыкны тәэмин итүгә юнәлдерелгән. Эшләнгән документта шулай ук агач материалы бәясен исәпләп чыгарганда аны эшкә яраклы һәм утын өлешенә бүлмәскә тәкъдим ителә. Бу очракта урта зурлыктагы эшкә яраклы агачка карата билгеләнгән түләү ставкасы кулланылырга тиеш.

Карар проекты Евразия икътисадый берлеге турындагы шартнамә нигезләмәләренә, шулай ук РФнең башка халыкара шартнамәләре нигезләмәләренә туры килә. Карар проектын кабул итү һәм гамәлгә ашыру федераль бюджет акчаларыннан өстәмә чыгымнар таләп итми. Тәкъдим ителгән карарлар РФ дәүләт программаларының максатларына ирешүгә йогынты ясамаячак.

"Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2018 елның 29 декабрендәге 1730 номерлы карарына үзгәреш кертү турында" Россия Федерациясе Хөкүмәте карары проекты гавами фикер алышу һәм коррупциягә каршы бәйсез экспертиза үткәрү өчен норматив хокукый актлар проектларының федераль порталында урнаштырылган: www.regulation.gov.ru.

 

Россия Табигать министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования