"Нургали оныклары" мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар Мәктәп урманчылыкларының россиякүләм слетында катнаша

11 сентябрь 2019 ел., чәршәмбе

Кичә, 10 сентябрьдә, Брянск өлкәсендә Мәктәп урманчылыкларының гомумроссия слетын ачу тантанасы булды. Чараны Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы һәм Брянск өлкәсе Хөкүмәте ярдәмендә Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы оештыра.

Слетны ачуда Рослесхоз җитәкчесе урынбасары Александр Панфилов катнашты. Ул, урман эше белән бәйләп, үсеп килүче буынның тормышта үз урынын табачагына ышаныч белдерде. "Табигатьне ярата, аның матурлыгын һәм төрлелеген бәяли белүче кеше үзенең барлык сәләтен, потенциалын максималь рәвештә ача алачак", – дип билгеләп үтте Александр Панфилов.

Быел слетта Россия Федерациясенең 56 төбәгеннән, Калининградтан алып Владивостокка кадәр, 60 команда катнаша. Съездда Татарстан Республикасыннан Саба муниципаль районы Лесхоз урта гомуми белем бирү мәктәбенең "Нургали оныклары" мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар катнаша.

Бүген мәктәп укучылары "Урман сакчылары" конкурсында катнашачак, анда алар урман белеме, үсенте һәм кәлшә утырту, урман таксациясе, урман янгыннарын сүндерү, җирлектә ориентирлашу һәм беренче ярдәм күрсәтү өлкәсендәге белемнәрен күрсәтәчәкләр. Слет программасына шулай ук күп санлы шәхси конкурслар, мастер-класслар да кертелгән, аларны Авиалесохрана, Рослесозащита, Рослесинфорг, Россия Урман музее белгечләре үткәрәчәк.

Слет нәтиҗәләре иртәгә, 12 сентябрьдә, билгеле булыр дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования