Министрлыкта "2019 елда Татарстан Республикасының иң яхшы урманчылыгы" республика күрсәтмә конкурсына йомгак ясалды

2019 елның 11 сентябре, чәршәмбе

Министрлыкта урман фонды территориясен төзекләндерү буенча "2019 елда Татарстан Республикасының иң яхшы урманчылыгы" республика күрсәтмә конкурсына йомгак ясалды.

Исегезгә төшерәбез, республика урманчылыкларыннан күрсәтмә конкурска 21 проект кабул ителгән иде. Аларда ведомство буйсынуындагы учреждениеләр вәкилләре агымдагы елда федераль һәм республика әһәмиятендәге автомобиль юллары янындагы урман фонды территориясен төзекләндерү, яшел зоналарны, урман паркларын, ял итү урыннарын (чатырларны, кече архитектура формаларын төзү һ.б.) карап тоту, массакүләм ял итү урыннары янындагы урман кишәрлекләрен чистарту, күрсәтмә агитациянең торышын яхшырту (янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү, урманга сак караш турында плакатларны, аншлагларны яңарту), урман янгыннарын кисәтү буенча аңлату һәм профилактик эшләр уздыру (урман һәм янгын белән сак эш итү зарурлыгы турында лекцияләр, әңгәмәләр уздыру, видеофильмнар ясау, массакүләм мәгълүмат чараларында чыгыш ясау) турында чагылдырган.

Күрсәтмә конкурс йомгаклары буенча беренче урын "Саба урманчылыгы" ДКУ коллективына бирелде. Икенче урында – Татарстанның "Мамадыш урманчылыгы" ДКУ һәм "Шәһәр яны урманчылыгы" ДКУ хезмәткәрләре, өченчедә – республиканың "Алабуга урманчылыгы" ДКУ, "Яшел Үзән урманчылыгы" ДКУ, "Минзәлә урманчылыгы" ДКУ һәм "Чирмешән урманчылыгы" ДКУ хезмәткәрләре.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International