Россиянең Табигать министрлыгы һәм Рослесхоз "Урманны саклыйк" дигән урманнарны торгызу кампаниясендә катнашырга чакыра

12 сентябрь 2019 ел., пәнҗешәмбе

РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы һәм Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы урманнарны торгызу кампаниясендә катнашырга чакыра. www.сохранимлес.рф сайтында һәм "Вконтакте" социаль челтәрендәге кушымтада агач утырту өчен якын урынны сайларга мөмкин.

Әлеге интернет-ресурслар Россия Федерациясе субъектларында урманнарны яңадан торгызу буенча чараларның кайда һәм кайчан уздырылачагы турында белергә ярдәм итәчәк. Сайтта һәм кушымтада шулай ук урман хуҗалыгы белән идарә итүнең төбәк органнары вәкилләренең элемтә мәгълүматлары да бирелгән, алар буенча волонтерлар җыю ноктасына кадәр яки акцияне үткәрү урынына ничек итеп мөстәкыйль барып җитәргә мөмкин булуы турында белешергә була. Моннан тыш, акциядә кайда һәм ничек катнашырга мөмкин булуы турында 8-800-100-94-00 бердәм түләүсез номеры аша да белергә мөмкин.

Акциянең төп этабы 2019 елның 14 сентябреннән 31 октябренә кадәр узачак. Кампаниягә илнең 70 артык төбәге кушылган. Барлыгы 30 млн. якын үсенте һәм кәлшә утырту планлаштырыла. Россиянең "яшел каешы" яшь нарат, чыршы һәм карагай агачлары белән тулыландырылачак. Кайбер төбәкләрдә шулай ук каен, алмагач, миләш, сирин һәм башка төр агачлар да утыртылачак.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасында агач утырту чаралары 5 октябрьдән 12 октябрьгә кадәр "Урман атнасы – 2019" табигатьне саклау акциясе кысаларында узачак. Шулай ук бу чорда урман фонды территориясен чистарту һәм ял итү урыннарын төзекләндерү, федераль һәм республика әһәмиятендәге юллар янында өстәмә аншлаглар һәм баннерлар урнаштыру, урман орлыгы чималын җыю һәм гомуми белем бирү учреждениеләрендә экологик дәресләр үткәрү дә күздә тотыла. 5 октябрьдә республикада 300 гектардан артык мәйданда 1,5 млн. үсенте утырту планлаштырыла. Казан янында акция өч мәйданчыкта узачак: Биектау муниципаль районының Сосновка һәм Колсәет торак пунктлары янында һәм Питрәч муниципаль районының Иске Шигали авылы янында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования