Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында аппарат киңәшмәсе узды

2019 елның 12 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген Министрлыкта аппарат киңәшмәсе булды, анда беркетмә йөкләмәләренең үтәлеше каралды. Киңәшмәне ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров үткәрде. Утырышта министр урынбасарлары, Министрлык бүлекләре җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.

Киңәшмәдә катнашучылар министрга урман законнары бозылу очракларын кисәтү һәм ачыклау, тоту өчен билгеләнгән диләнкеләрне үзләштерү, урман фонды территориясен чистарту, мәктәп урманчылыклары хәрәкәтен үстерү, Татарстан Республикасы урман фондының геомәгълүмат системасын эшләү, "Татарстан Республикасында урманнарны саклау" төбәк проекты кысаларында техника сатып алу һ.б. буенча башкарыла торган эшләр турында сөйләделәр.

Докладларны тыңлаганнан соң, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы башлыгы Равил Кузюров Министрлык хезмәткәрләренә урман фонды җирләрендә федераль дәүләт урман күзәтчелеген (урман сагын) гамәлгә ашыру эшен куәтләргә кушты. "Бары тик системалы һәм сыйфатлы итеп төзелгән эш кенә урман законнары таләпләре үтәлешен тәэмин итә ала: гражданнар тарафыннан да, кишәрлекләрне арендага алучылар тарафыннан да", – дип ассызыклады ул.

Шуның белән бергә министр "Урман хезмәткәрләре көне" һөнәри бәйрәмен, шулай ук алда торган "Татарстанның чиста урманнары" һәм "Урман атнасы – 2019" табигатьне саклау акцияләрен үткәрүгә бәйле берничә бурычны да билгеләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International