Республиканың урман тармагы белгечләре "Көзге игелек атнасы" ихтыярилар акциясендә катнашты

2019 елның 13 сентябре, җомга

Татарстан Республикасының урман тармагы белгечләре "Көзге игелек атнасы" ихтыярилар акциясендә катнашты. Әйтик, "Әгерҗе урманчылыгы" ДКУ хезмәткәрләре Виолетта Красноперова һәм Екатерина Буренина "Авангард" яшьләр үзәге активистлары белән бергә Әгерҗе елгасы буенда нарат үсентеләре утыртты. Барлыгы 20 данә үсенте утыртылды.

"Алабуга урманчылыгы" ДКУ белгечләре Зөфәр Сәитов, Алевтина Согорина һәм Оксана Смирнова ТР "Игелек планетасы" төбәк оешмасы әгъзалары белән очрашты. Очрашу барышында алар чарада катнашучыларны Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы һәм урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу эшләре белән таныштырды. Болар белән берлектә, урманчылар төбәк оешмасы территориясендә миләш үсентеләре утыртырга булышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International