ТР Премьер-министры Алексей Песошин һәм ИФО буенча Урман хуҗалыгы департаменты башлыгы Александр Орнатский республика урманчыларына яңа техникадан ачкычлар тапшырды

2019 елның 14 сентябре, шимбә

Бүген С.Сәйдәшев исемендәге дәүләт зур концертлар залы каршындагы мәйданда Министрлыкның ведомство буйсынуындагы учреждениеләргә урман патруле, урман янгыннары һәм агач әзерләү техникасы ачкычлары тапшырылды. Чарада ТР Премьер-министры Алексей Песошин, Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты башлыгы Александр Орнатский, Татарстанның урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, урманчылыкларның җитәкче-урманчылары һәм республиканың урман хуҗалыклары директорлары катнашты.

Чара Урман хезмәткәрләре көненә багышланган иде.

Урман хуҗалыгы белгечләрен сәламләп, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин аларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

"Сезнең һөнәри бәйрәмегез уңаеннан урман тармагы хезмәткәрләренә яңа техника ачкычларын тапшыру матур традициягә әйләнде, – диде Алексей Песошин. – Әлеге техника "Экология" илкүләм проекты кысаларында һәм республика бюджеты хисабыннан сатып алынды. Урманчылыкларга һәм урман хуҗалыкларына барлыгы 72 берәмлек техника – урман патруле, урман янгыннары һәм урман әзерләү техникасы тапшырыла. Ул урманнарга патрульлек итү, кешеләрне һәм җиһазларны янгын урыннарына оператив китереп җиткерү, урманнарны саклау, яклау һәм урманнардан файдалану эшләре өчен файдаланылачак. Татарстан Республикасының урман хуҗалыгында 2 мең 600 артык кеше хезмәт итә, алар югары профессиональлеге һәм зур хезмәт сөючәнлеге белән аерылып тора. Форсаттан файдаланып, сезгә хезмәтегез өчен республикабызның көннән-көн ямьләнә баруы, урман ресурсларыннан нәтиҗәле файдалануыгыз өчен рәхмәт белдерәсем килә. Сезгә нык сәламәтлек, иминлек һәм киләчәктә һөнәри уңышлар телим»

Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты башлыгы Александр Орнатский үз чыгышында быел илдә "Экология" илкүләм проектының гамәлгә ашырыла башлавы турында билгеләп үтте. "Проект кысаларында округ субъектлары техника алу өчен 1 миллиард 200 миллион сумнан артык акча алды. Татарстан Республикасында тармакка республика бюджетыннан да актив ярдәм күрсәтелә. Урман хезмәткәрләре көненә бу искиткеч бүләк, дип саныйм. Тапшырылган техника сезнең эшчәнлегегезнең нәтиҗәлелеген арттырырга мөмкинлек бирәчәгенә ышанам. Чын күңелдән сезгә сәламәтлек, бәхет, эшегездә уңышлар, шәхси һәм һөнәри казанышлар телим", – диде ул.

Бүген Министрлыкның ведомство буйсынуындагы учреждениеләргә ВАЗ-21214 (Нива) базасындагы 21 данә урман патруле автомашинасы, 5 данә янгын автоцистернасы, 4 данә универсаль урман янгыннары комплексы, 3 данә вахта автомобиле, 3 данә кече урман патруле комплексы, 2 данә бульдозер, 11 данә гидроманипуляторлы һәм тагылмалы сортимент ташучы автомобиль, 3 данә харвестер, 3 данә форвардер, 13 данә универсаль урман төягеч һәм 4 трактор тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International