Лубян урман-техника көллияте базасында Урман хезмәткәрләре көненә багышланган спорт-музыкаль чара узды

2019 елның 16 сентябре, дүшәмбе

"Лубян урман-техника көллияте" ДБҺБУ базасында Урман хезмәткәрләре көненә багышланган спорт-музыкаль чара узды. Бәйрәмдә катнашучыларны – көллият хезмәткәрләрен, студентларны һәм урман тармагы ветераннарын –"Лубян урманчылыгы" ДКУ җитәкче-урманчысы Фәрдүс Хәбибрахманов һәм Лубян авыл җирлеге башлыгы Виктор Костин сәламләде.

"Монда ике буын вәкилләре – яшь кешеләр һәм урман хуҗалыгы ветераннары җыелган. Икенчеләренә тармак үсешенә керткән өлешегез һәм фидакарь хезмәтегез өчен ихлас рәхмәтемне җиткерәсем килә. Сез барыбыз өчен дә үрнәк һәм терәк булып хезмәт итәсез, – диде Фәрит Хәбибрахманов. – Яшьләргә килгәндә, исегездә тотыгыз, без сезне үзебезнең "урман кардәшлегебездә" күрергә һәрвакыт шат, тәҗрибә уртаклашырга һәм ярдәмгә килергә әзер. Бездә эшләү һәм үз сәләтеңне ачу өчен барлык шартлар да тудырылган".

"Шатлыклы яңалык та бар, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән киләсе елдан урман тармагының яшь белгечләренә ярдәм чаралары эшли башлаячак", – дип тә өстәде җитәкче-урманчы.

Көллият студентлары йөгерү, гер күтәрү, армреслинг, аркан тартышу һ.б. спорт ярышларында катнашты. Шулай ук "Урман – безнең байлыгыбыз" дигән музыкаль-күңел ачу программасы да оештырылды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International