"Яшел патруль" мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар "Татарстанның чиста урманнары" республика табигать саклау акциясенә кушылды

2019 елның 17 сентябре, сишәмбе

Бүген Ютазы урта мәктәбенең "Яшел патруль" мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар "Татарстанның чиста урманнары" республика табигать саклау акциясенә кушылды. Балалар Ютазы авылында чишмә территориясен чистартты һәм төзекләндерде.

"Шешәләр һәм башка чүп-чар бик күп иде, – дип сөйләде берләшмәдә катнашучы Марат Садыйков. – Без мондый рейдларны ике ай дәвамында үткәрергә җыенабыз. Чиратта – урман территориясе".

Исегезгә төшерәбез, "Татарстанның чиста урманнары" табигать саклау акциясенең көзге этабы республикада кичә, 16 сентябрьдә старт алды. Акция барлык муниципаль районнарда да 16 ноябрьгә кадәр барачак. Аның кысаларында урман фонды территориясен каты коммуналь калдыклардан, коры-сарыдан һәм чыбык-чабыктан чистарту, чишмәләрне төзекләндерү, урмандагы чатырларны, аншлагларны һәм мәгълүмат такталарын төзәтү, шулай ук гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары өчен экологик конкурслар һәм дәресләр үткәрү планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International