Татарстанда өлкән яшьтәге гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтеләчәк

2019 елның 20 сентябре, җомга

2019 елның 2 октябрендә "Россия юристлары ассоциациясе" россиякүләм иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге тарафыннан Өлкәннәр көненә багышлап, түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көнен уздыру планлаштырыла. Чараны эш көне дәвамында республика районнарында һәм шәһәрләрендә үткәрү планлаштырыла.

Казан шәһәрендә белгечтән консультация сорап, 9:00 сәгатьтән 16:30 сәгатькә кадәр берничә адрес буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин булачак. Әйтик, юристлар "Бердәм Россия" партиясе рәисенең төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә кабул итәчәк: К.Маркс ур., 31/7, тел.: 8 (843) 238-10-00; шулай ук түбәндәге адреслар буенча:

– Дементьев ур., 2б йорт, офис 106, тел.: 590-03-21;

– Жуковский ур., 12, тел.: 238-11-27;

– Халтурин ур., 16, тел.: 554-18-48;

– Восстание ур., 34, тел.: 557-28-11;

– Четаев ур., 50, каб. 202, тел.: 523-12-71;

– Ипподром ур., 17, каб. 2, тел.: 277-81-30;

– Себер тракты ур., 20, тел.: 273-98-47.

"Бердәм Россия" партиясенең район (шәһәр) бүлекләрендәге иҗтимагый кабул итү бүлмәләрендә кабул итү 8:00 сәгатьтән 15:30 сәгатькә кадәр барачак.

Халыкка түләүсез юридик ярдәм Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы бүлеге, Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсе, Татарстан Республикасы Нотариаль палатасы, "Татарстан Республикасының техник инвентаризацияләү бюросы" АҖ, Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Конституция суды, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы белгечләре тарафыннан күрсәтеләчәк.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International