"Рослесозащита" ФБУ филиалы – "Татарстан Республикасының Урманнарны яклау үзәге", Яшел Үзән муниципаль районының гомуми белем бирү учреждениеләре белән хезмәттәшлек итү турындагы килешүләр кысасында, укучыларны экологик тәрбияләү эшен дәвам итә.
Әйтик, шушы көннәрдә филиал хезмәткәрләре Яшел Үзән шәһәренең Мирный микрорайоны мәйданында берничә мәктәп укучылары өчен чара оештырды. Очрашу кысаларында "Урман патологы һөнәре – урман табибы" дигән мастер-класс һәм урман үсемлекләре орлыкларын билгеләү буенча викторина үткәрелде. Шулай ук укучылар мәйдан территориясен җыештыру буенча экологик акциядә дә катнашты.