"Экология" илкүләм проектының "Урманнарны саклау" федераль проектын тормышка ашыру Мәскәүдә Илкүләм урман форумының төп темасы булды

2019 елның 5 октябре, шимбә

2019 елның 4 нче октябрендә Мәскәүдә Илкүләм урман форумының йомгаклау этабы булып узды. Утырыш эшендә Урман хуҗалыгына идарә итүнең төбәк органнары җитәкчеләре, шул исәптән Татарстаннан – ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, бизнес, фән, җәмәгать оешмалары, экспертлар бергәлеге вәкилләре катнашты.

Чарада катнашучылар "Экология" илкүләм проекты кысаларында "Урманнарны саклау" федераль проектын тормышка ашыруның барышы, янгын хәтәре янаган чорның башлангыч нәтиҗәләре, урманнарны авиация ярдәмендә саклау һәм урман янгыннары хезмәтләренең үзара хезмәттәшлеге, кадрлар әзерләү проблемалары, урман һөнәрләренең абруен үстерү юллары, урман тармагы хезмәткәрләрен социаль яклау юллары, дәүләт-шәхси партнерлык мөмкинлекләре һәм башкалар турында фикер алышты.

Россия Федерациясе табигать ресурслары һәм экология министры Дмитрий Кобылкин җыелган кешеләргә мөрәҗәгать итеп, тармак алдында торган өстенлекләр арасында безнең илнең "яшел алтын"нарын саклауның мөһимлеген ассызыклады.

"Бу эштә "Экология" илкүләм проекты составында "Урманнарны саклау" федераль проекты ярдәм итәргә тиеш. Безгә урманнарның юкка чыгу һәм аларны торгызу балансын тәэмин итәргә, тармак эшенә заманча мәгълүмати технологияләр кертергә, агач эшкәртү тирәнлеген арттырырга, урманнарны янгыннан саклау системасын модернизацияләргә кирәк. Илкүләм проектта куелган барлык бурычлар да үз чишелешен табар дип ышанам", – дип билгеләп үтте министр.

"Урманнарны саклау" проектының гамәли тормышка ашырылуына килгәндә, Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Михаил Клинов урман янгыннарына каршы көрәш, урманнарны яңадан торгызу сыйфатын күтәрү, Рослесхоз һәм аның урыннардагы территориаль органнары башкара торган контроль һәм күзәтчелек функцияләрен камилләштерү кебек юнәлешләргә игътибар бирергә кирәклеген билгеләп үтте.

"Бу җәйдә булган катлаулы урман янгыннарына карамастан, 2019 елда проектның план күрсәткечләре тулысынча гамәлгә ашырылыр дип көтәбез: урман янгыннары һәм урман хуҗалыгы техникасын сатып алу өлешендә дә, урманнарны торгызу, урман фондын инвентарьлаштыру, орлык запасы булдыру буенча чараларны үтәү өлешендә дә", – дип йомгак ясады Михаил Клинов.

2019 елгы Илкүләм урман форумының алдагы этаплары Тамбовта, Төмәндә, Пермьдә, Якутскида, Сыктывкарда һәм Красноярскида узды. Урман хуҗалыгының актуаль проблемаларын хәл итү буенча 50 төбәктән 3000нән артык белгеч үз фикерен белдерде. Илкүләм урман форумы йомгаклары буенча кабул ителгән тәкъдимнәр 2019 елның ноябрендә Россия Федерациясенең урман законнарын камилләштерү буенча алга таба закон чыгару эше планына кертү максатында Дәүләт Думасында Парламент тыңлауларында тикшереләчәк.

 

 

Федераль урман хуҗалыгы агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International