Россия Табигать министрлыгы урман фондында коры үләнне профилактик яндыру буенча методик күрсәтмәләрне раслаган

9 октябрь 2019 ел., чәршәмбе

Урман фонды җирләрендә урнашкан урманнарны янгыннардан саклау чараларының нәтиҗәлелеген арттыру өчен Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы тарафыннан коры үләнне һәм урмандагы янучан бүтән материалларны контрольдә тотып профилактик яндыруны оештыру һәм уздыру буенча методик күрсәтмәләр эшләнгән.

Бу чара аскы урман янгыны таралуына юл куймауга, шулай ук янгыннарны оперативрак сүндерү өчен билгеләнгән терәк чикләр әзерләүгә юнәлдерелгән. "Профилактик яндырулар – урман хуҗалыгында янгыннарга каршы киртәләр булдыруда киң кулланыла торган иң нәтиҗәле чараларның берсе. Шуның белән бергә, персоналның югары квалификацияле булуын, башкаручыларның эш-гамәлләрен координацияләүне, шулай ук эшләрне башкару технологиясен җентекләп үтәүне таләп итә. Боерык урман үсентеләрен һәм коры үсемлекләрне яндыру буенча профилактик чараларның нәтиҗәлелегенә һәм иминлегенә уңай йогынты ясаячак", – дип билгеләп үтте Россия Табигать министрлыгының Урман ресурслары өлкәсендә дәүләт сәясәте һәм җайга салу департаменты директоры Андрей Грибенников.

Россия Табигать министрлыгының "Урман фонды җирләрендә урнашкан урманнарда чыбык-чабыкны, урман түшәмәсен, корыган үләннәрне һәм урмандагы янучан башка материалларны контрольдә тотып профилактик яндыруны оештыру һәм уздыру буенча методик күрсәтмәләр раслау турында" 2019 елның 27 августындагы 580 номерлы боерыгы 6 нчы октябрьдә үз көченә керде.

Документ РФ субъектларының башкарма хакимият органнарына гамәлгә ашыру өчен тапшырылган урман мөнәсәбәтләре өлкәсендәге вәкаләтләрне гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча инструктив материаллар буларак басылып чыккан, ягъни урман фонды җирләрендә урнашкан урманнарны янгынга каршы төзекләндерү чараларына гына кагыла.

Методик күрсәтмәләр шулай ук урман законнары нигезендә урман фонды җирләрендә урнашкан урманнардан файдалану, мондый урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу бурычы йөкләнгән затлар тарафыннан да кулланылырга тиеш.

 

Россия Табигать министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования