Татарстанда "Урман атнасы – 2019" табигатьне саклау акциясе дәвам итә

2019 елның 9 октябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасында "Урман атнасы – 2019" табигатьне саклау акциясе дәвам итә. Бүген аның кысаларында Чирмешән муниципаль районының Чирмешән авылында "Чирмешән картлар һәм инвалидлар интернат-йорты" дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе янәшәсендә урнашкан скверда агачлар утыртылды.

Чарада "Чирмешән урманчылыгы" ДКУ хезмәткәрләре һәм Чирмешән лицее укучылары катнашты. Барлыгы 2 мең данә гади нарат үсентесе утыртылды.

"Балалар акциядә рәхәтләнеп катнашты, төрле сораулар бирде, – дип билгеләп үтте Чирмешән урманчылыгының Казан кишәрлеге урманчылыгының участок урманчысы Марс Рәхимҗанов. – Минемчә, мондый акцияләр укучыларны берләштерә, аларга планетаны яшелләндерүнең һәм әйләнә-тирә мохитне саклауның мөһимлеген аңларга ярдәм итә".

"Урман атнасы-2019" республика табигать саклау акциясе агымдагы елның 12 нче октябренә кадәр дәвам итәчәк. Акция кысаларында агач утыртудан тыш, тармак белгечләре урман фонды территориясен чистарту, урманнарда ял итү урыннарын төзекләндерү, янгынга каршы һәм урман саклау тематикасына аншлаглар һәм баннерлар урнаштыру эшләрен башкара, урман үсемлекләре орлыкларын җыя һәм гомуми белем бирү учреждениеләрендә экологик дәресләр үткәрә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International