ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында мәнфәгатьле затларны Татарстан Республикасының Урман планы проекты һәм Саба урманчылыгының урман хуҗалыгы регламенты проекты белән таныштыру эше башланды.
Шулай итеп, теләге булган һәркем үзләренең искәрмәләрен һәм тәкъдимнәрен әлеге белдерүне бастырганнан соң 30 календарь көн эчендә җибәрергә хокуклы.
Министрлык белгечләре мәнфәгатьле затларга тәкъдимнәрнең асылын һәм кыскача нигезләнүен бәян итәргә кирәк, дип билгеләп үтә. Шулай ук гражданнар өстәмә материалларны электрон рәвештә йә кәгазьдә, шул исәптән схемалар, графикалар һ.б. рәвешендә теркәргә мөмкин (тапшырылган материаллар кире кайтарылмый).
Татарстан Республикасы Урман планы проекты һәм Саба урманчылыгының урман хуҗалыгы регламенты проекты белән ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының рәсми сайтында танышырга мөмкин. Искәрмәләр һәм тәкъдимнәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420124, ТР, Казан шәһәре, Ямашев пр., 37А йорт, шулай ук әлеге электрон адрес буенча: Minleshoz@tatar.ru.