Татарстанда "Урман атнасы – 2019" табигатьне саклау акциясе дәвам итә

2019 елның 10 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында "Урман атнасы – 2019" табигатьне саклау акциясе дәвам итә.

Бүген аның кысаларында Мамадыш урманчылыгының Комазан кишәрлеге урманчылыгының 6 нчы кварталында урман фонды территориясе чистартылды. Чарада "Мамадыш урманчылыгы" ДКУ, "Мамадыш урман хуҗалыгы" ДБУ, Олыяз һәм Түбән Тәкәнеш авыл җирлекләре администрациясе хезмәткәрләре һәм Мамадыш районы Олыяз лицее мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар катнашты.

Алар көче белән урман фондыннан барлыгы 5 кубометр каты коммуналь калдык чыгарылган.

"Рослесозащита" ФБУ филиалы – Татарстан Республикасы Урманнарны яклау саклау үзәге директоры Надежда Кузякина Саба районы Лесхоз урта мәктәбенең "Нургали оныклары" мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар белән очрашты. Очрашу шулай ук "Урман атнасы – 2019" акциясе кысаларында да оештырылды.

Дәрес барышында Надежда Кузякина укучыларга Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы, урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча башкарыла торган эшләр һәм филиал эшчәнлегенең юнәлешләре турында сөйләде.

Акциягә "Татнефть-Кабель" ҖЧҖ хезмәткәрләре дә кушылды. Алар Баулы шәһәре паркында савыр (туя) үсентеләре утыртты. Барлыгы 15 төп үсенте утыртылды.

"Без акциядә бик теләп катнаштык. Без ясаган "яшел почмак" шәһәрне бизәп торыр дип ышанам", – диде предприятиенең әйдәп баручы инженеры Альберт Хасиятуллин.

"Урман атнасы-2019" республика табигать саклау акциясе агымдагы елның 12 нче октябренә кадәр дәвам итәчәк. Акция кысаларында тармак белгечләре урман фонды территориясен чистарту, урманнарда ял итү урыннарын төзекләндерү, янгынга каршы һәм урман саклау тематикасына аншлаглар һәм баннерлар урнаштыру эшләрен башкара, урман үсемлекләре орлыкларын җыя һәм гомуми белем бирү учреждениеләрендә экологик дәресләр үткәрә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International