Татарстанда 3,7 мең гектардан артык мәйданда урманнарда санитар-савыктыру чаралары үткәрелгән

2019 елның 17 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында урман утыртмаларының санитар торышын яхшырту эшләре дәвам итә. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре мәгълүматлары буенча, агымдагы елның 17 октябренә 3,7 мең гектардан артык мәйданда санитар-савыктыру чаралары үткәрелгән. Республиканың Саба, Азнакай һәм Мамадыш өйрәнү-сынау урман хуҗалыклары хезмәткәрләре югары темплар белән эшли.

Быел Татарстанда 6,4 мең гектардан артык мәйданда санитар-савыктыру чаралары башкарылачак. 4 мең гектардан артык мәйданда ликвидлы булмаган агач  җыю эшләре башкарылачак.

Санитар-савыктыру чаралары урман саклау чаралары комплексының бер өлеше булып тора. Алар үсентеләрнең биологик тотрыклылыгын саклау, урманда патологик процессларның киң үсешен кисәтү, корткычлардан һәм авырулардан зыяннарны киметү максатларында үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International