Татарстанда "Агач ташучы машина" операциясе дәвам итә

2019 елның 18 октябре, җомга

Татарстанда "Агач ташучы машина" операциясе дәвам итә. Аның максаты – республикада агачны законсыз әзерләүне, ташу һәм эшкәртүне кисәтү һәм туктату.

Әйтик, октябрь башыннан бирле дәүләт урман инспекторлары, Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә, 63 уртак рейд үткәргән, 90 машина тикшерелгән, төялгән агач материаллары тикшерелгән. Операция 31 нче октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Исегезгә төшерәбез, урман законнарында билгеләнгән тәртиптә рәсмиләштерелгән озату документларыннан башка агач ташу вазыйфаи затларга агач материалларын һәм (яки) административ хокук бозу коралы булып торучы транспорт чарасын конфискацияләп яки ансыз гына 30 мең сумнан 50 мең сумга кадәр административ штраф салуга; юридик затларга агач материалларын һәм (яки) административ хокук бозу коралы булып торучы транспорт чарасын конфискацияләп яки ансыз гына 500 мең сумнан 700 мең сумга кадәр административ штраф салуга китерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International