Узган атна ахырында Лубян урман-техника көллиятенең "Урман һәм урман-парк хуҗалыгы" юнәлеше буенча белем алучы студентлары Татарстанның Саба өйрәнү-сынау урман хуҗалыгында булдылар. Балалар өчен экскурсияне урман хуҗалыгының хезмәтне саклау буенча инженеры Инсаф Сабирҗанов үткәрде.
Студентлар урман хуҗалыгы цехларын, янгын-химия станциясен, Нургали Миңнеханов исемендәге дендрология бакчасын карады, шулай ук музей, ТР Урман селекция-орлыкчылык үзәгенең эше белән танышты.
"Республикада алдынгылар рәтендә торган урман хуҗалыгының эш нечкәлекләре турында белү бик кызык булды, биредә үз эшенең чын профессионаллары эшли", – дип тәэсирләре белән уртаклашты 41нче урман хуҗалыгы төркеме студенты Гадел Гыйззәтов.