ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров аппарат киңәшмәсе үткәрде

2019 елның 22 октябре, сишәмбе

Бүген Министрлыкта аппарат киңәшмәсе булды, анда беркетмә йөкләмәләренең үтәлеше каралды. Киңәшмәне ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров үткәрде. Чарада министр урынбасары, эшләр белән идарә итүче, Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.

Киңәшмә барышында дәүләт урман күзәтчелеген тормышка ашыру, "Агач ташучы машина" оператив-профилактик чарасын үткәрү, тоту өчен исәпләнгән диләнкене үзләштерү, республика предприятиеләренә агач ташу, Татарстан Республикасы урман фондының геомәгълүмат системасын эшләү һ.б. мәсьәләләр тикшерелде.

Аерым алганда, министрга план буенча хәзерге вакытта мәктәп урманчылыкларының "Иң яхшы мәктәп урманчылыгы-2019" россиякүләм читтән торып үткәрелгән смотр-конкурсында катнашу һәм республикадагы берләшмәләрнең санын арттыру өчен материаллар тапшыру буенча эшләр алып барылуы турында сөйләделәр.

Докладларны тыңлаганнан соң, ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров хезмәткәрләрне урман законнарын бозу очракларын ачыклауны һәм кисәтүне көчәйтергә чакырды. "Әлбәттә, бездә шактый проблемалар бар, штраф санкцияләре түбән. Дәүләт урман күзәтчелегенең нәтиҗәлелеген арттыру буенча конкрет тәкъдимнәр эшләргә кирәк", – дип ассызыклады министр.

Шуның белән беррәттән, Равил Кузюров "Татарстанның чиста урманнары" республика табигать саклау акциясен уздыру һәм республика урман фонды территориясендә санкцияләнмәгән чүплекләрне бетерү мәсьәләләренә дә тукталды. "Без ел саен урман биләмәләрен чистарту буенча масштаблы эш алып барабыз. Безнең урманнар федераль һәм төбәк әһәмиятендәге юллар буйларында аеруча нык пычранган. Безгә халыкны экологик тәрбияләү һәм агарту буенча эшне көчәйтергә кирәк", – диде ул.

Киңәшмә ахырында Равил Кузюров муниципаль районнарда су саклаучы урман утыртмаларына нигез салуга, мәктәп урманчылыклары эшчәнлегенә һәм Татарстан Республикасының дәүләт телләре турындагы законнарын үтәүгә кагылышлы йөкләмәләр бирде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International