2019 елның 10 аенда республиканың дәүләт урман инспекторлары тарафыннан урманнарда 21,2 меңнән артык патруль уздырылган

5 ноябрь 2019 ел., сишәмбе

2019 елның 10 аенда Татарстан Республикасы дәүләт урман инспекторлары тарафыннан урманнарда 21,2 меңнән артык патруль уздырылган. Дәүләт урман күзәтчелеген һәм урманнарда янгын күзәтчелеген гамәлгә ашыру нәтиҗәләре буенча административ хокук бозулар турында 680 беркетмә төзелгән. Урман кишәрлекләреннән файдаланучылар тарафыннан шартнамә шартларын, урманнарда санитар һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу иң еш очрый торган хокук бозу очраклары булып тора.

Болар белән берлектә, урман фондына янәшә торучы җир кишәрлекләренең милекчеләренә һәм мондый җир кишәрлекләреннән файдаланучыларга янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозуның ярамаганлыгы турында 1,3 меңнән артык кисәтү бирелгән.

Исегезгә төшерәбез, республикада яшәүче һәркем урман законнары бозылу факты турында 8-800-100-94-00, 8 (843) 221-37-95 номерларына шалтыратып, шулай ук "Урманны саклагыз"  мобиль кушымтасы аша хәбәр итә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования