Татарстанда урман питомникларында утырту материалын инвентаризацияләү эше төгәлләнде

5 ноябрь 2019 ел., сишәмбе

Татарстан Республикасында урман питомникларында утырту материалын инвентаризацияләү эшләре төгәлләнде.

Мәсәлән, быел питомникларда – 33,2 млн. данә стандарт утырту материалы, шул исәптән ТР Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә – 12 млн. данә ябык тамыр системалы утырту материалы үстерелде. Шулардан ылыслы токымнар – 25,6 млн. данә, яфраклы токымнар – 6,4 млн. данә, куак токымнары – 1,2 млн. данә. Утырту материалының бу күләме урманнарны торгызу һәм урманнарны үрчетү, 2020 нче елда саклагыч урман утыртмаларына нигез салу өчен җитәрлек булачак.

Хәзерге вакытта республика урман хуҗалыкларында 51 урман питомнигы бар. 2017 нче елда 27,7 млн. данә стандарт утырту материалы үстерелгән, 2018 нче елда – 30,3 млн. данә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования