Татарстан Республикасында "Татарстанның чиста урманнары" табигать саклау акциясе дәвам итә. Ул башланганнан бирле республиканың урман фондыннан 1435 куб.м. артык каты коммуналь калдык, коры-сары һәм ауган агач җыеп чыгарылган.
Акция кысаларында шулай ук урман тармагы белгечләре 11 чишмәне төзекләндергән, урмандагы 46 аншлагны, мәгълүмат тактасын һәм беседкаларны ремонтланган, гомуми белем бирү учреждениеләрендә дәресләр үткәрелгән.
"Татарстанның чиста урманнары" табигать саклау акциясенең көзге этабы республикада 16 нчы сентябрьдә башланды һәм 16 нчы ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Акция республиканың барлык муниципаль районнарында да уза. Анда даими катнашучылар арасында – учреждениеләр, оешмалар, предприятиеләр хезмәткәрләре, урман кишәрлекләрен арендалаучылар, бакчачылык ширкәтләре, кооперативлар, экологик берләшмәләр вәкилләре, югары һәм урта махсус уку йортлары студентлары, волонтерлар.