Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров урманнан нәтиҗәле файдалану буенча инвестиция проектларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмә эшендә катнашты

2019 елның 7 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген Россия Федерациясе Финанс министрлыгында урманнан нәтиҗәле файдалану буенча яңа инвестиция проектларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Утырыш эшендә Урман хуҗалыгы белән идарә итүнең төбәк органнары җитәкчеләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров катнашты.

Киңәшмә барышында урманнарны үзләштерү, аларны финанслау һ.б. өлкәләрдәге инвестиция проектларын тормышка ашыру мәсьәләләре каралды.

ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров утырышта ике проектны тәкъдим итте, алар: ябык тамыр системалы имән утырту материалын үстерү һәм Идел елгасының экологик торышын яхшырту буенча үзәк оештыру.

Министр комплексны төзү проектын Татарстан Республикасы Урман селекция-орлыкчылык үзәге базасында гамәлгә ашыру планлаштырылуы хакында сөйләде. Хәзерге вакытта проект-смета документларын эшләү эшләре алып барыла. Проектны уңышлы гамәлгә ашырган очракта, комплексның җитештерү куәте елына 2,5 млн. данә сабакчалы имән үсентеләре тәшкил итәчәк.

Икенче проект кысаларында Идел һәм Кама елгалары буенда су саклау өчен урман үсентеләре утырту планлаштырыла. Үсентеләрнең мондый челтәре туфрак-грунт өлешләренең, химик элементларның һәм каты көнкүреш калдыкларының су өслегенә эләгүен чикләргә һәм грунт суларын арттыруга ярдәм итәчәк. Әлеге проектны тормышка ашыру өчен республикада Министрлык тарафыннан гомуми мәйданы 3200 га булган җир участоклары сайлап алынган.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International