Министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов Татарстан радиосында "Урманнарны саклау" төбәк проектын гамәлгә ашыру турында сөйләде

2019 елның 7 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов "Татарстан" телерадиокомпаниясенең "Татарстан – илкүләм проектлар" радио тапшыруында кунак булды. Анда ул "Экология" илкүләм проекты кысаларында "Татарстан Республикасында урманнарны саклау" төбәк проектын тормышка ашыру турында сөйләде.

Илгизәр Зарипов хәбәр иткәнчә, төбәк проектын гамәлгә ашыру ике максатчан индикаторга ирешүне үз эченә ала. Беренче күрсәткеч, ул "урманнарны яңадан торгызу һәм урман үрчетү белән киселгән һәм һәлак булган урман утыртмалары мәйданнарының нисбәте". 2019 елда күрсәткечнең проект әһәмияте 62% тәшкил итәчәк. 2024 елга ул 100% ка җитәргә тиеш.

Әйтик, агымдагы елда урманнарны торгызу һәм үрчетү эшләре 2471 га мәйданда башкарылган, шул исәптән ясалма урман торгызу чаралары – 1729 га мәйданда, катнаш урман торгызу – 34 га, табигый урман торгызуга ярдәм итү – 542 га, урманнарны үрчетүгә булышлык итү – 165,7 га мәйданда.

"Шулай итеп, урманнарны торгызу һәм үрчетү мәйданының киселгән һәм һәлак булган урман утыртмалары мәйданына нисбәте 66% тәшкил итә", – дип ассызыклады министр урынбасары

2020 елда эшләрне башкару өчен 33,2 млн. данә стандарт утырту материалы үстерелгән, шул исәптән ылыслы токымнар – 25,6 млн. данә, яфраклы токымнар – 6,4 млн. данә, куак токымнары – 1,2 млн. данә. Шулай ук урманчылар тарафыннан төп урман барлыкка китерүче токымнарның 11,4 мең килограммнан артык орлыгын әзерләү планлаштырыла. Бүгенге көнгә 4,9 мең кг орлык җыелган.

Илгизәр Зарипов сүзләренә караганда, икенче күрсәткеч "еллар буенча урман янгыннарыннан алынган зыян" дип атала. Стихяле, фаразлап булмый торган табигый күренеш нәтиҗәсе булганга күрә, аның санлы билгесе билгеләнмәгән. Быел янгын чыгу хәтәре янаган чор республикада 15 нче апрельдә башланды һәм 10 нчы октябрьдә тәмамланды. Янгын чыгу хәтәре янаган сезон дәвамында башка категориядәге җирләрдә 354,7 га мәйданда 663 янгын очрагы теркәлгән. Инспекторларның, урманчыларның һәм муниципаль районнарның башкарма хакимияте органнарының җайга салынган эше нәтиҗәсендә Татарстанда урман янгыннары барлыкка килүгә юл куелмады.

Моннан тыш, төбәк проектында Министрлык карамагындагы учреждениеләрне махсус урман янгыннары, урман хуҗалыгы техникасы белән тәэмин итү дә каралган. Быел проект кысаларында 73 берәмлек техника һәм җиһаз (15 берәмлек урман-культура техникасы (урман утырту машиналары, культиваторлар, сабаннар), 13 янгын автоцистернасы, 4 универсаль урман янгыннары комплексы, 4 кече урман патруле комплексы, 3 вахта автомобиле, 2 бульдозер һәм 32 күчмә мотопомпалар) сатып алынган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International