"Яшел патруль" мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче бала "Позитив энергия" бөтенроссия флешмобына кушылган

8 ноябрь 2019 ел., җомга

Ютазы урта мәктәбенең "Яшел патруль" мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче Инзилә Гәрәева "Позитив энергия" бөтенроссия флешмобына кушылган. Әйтик, Инзилә Гәрәева 5-7нче сыйныф укучылары өчен лекцияләр үткәргән, анда энергияне акыл белән куллануның мөһимлеге турында сөйләгән.

"Бүген безнең тормышны электрдан башка күз алдына да китереп булмый. Әмма энергияне куллануга аңлы караш булмау аның кыйммәтләнүенә китерә һәм һәркем файдалана алу дәрәҗәсен киметә, – дип саный мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче кыз бала. – Моннан тыш, энергия бушка аз сарыф ителгән саен, атмосферага зарарлы матдәләр дә азрак бүленеп чыга. Энергия җитештерү өчен күмер, нефть һәм газ – яңартылмый торган табигый ресурслар ешрак кулланыла. Гади генә гадәтләр ресурсларның запасларын саклап калырга һәм планетаны арыктырудан якларга ярдәм итәчәк".

"Позитив энергия" бөтенроссия флешмобының максаты – кешеләрне электр энергиясен экономияләргә рухландыру һәм шуның белән табигый ресурсларны саклап калу. Флешмобка кушылу өчен https://ecowiki.ru платформасында теркәлергә һәм биремнәрне үтәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования