Министрлыкта урманнарда эшләү мәсьәләләре буенча республика семинар-киңәшмәсе узды

2019 елның 14 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген Министрлыкта 2013 елның 28 декабрендәге 415-ФЗ номерлы Федераль закон нормаларын гамәлгә ашыру һәм агач материалын һәм аның белән алыш-бирешләрне исәпкә алуның  автоматлаштырылган бердәм дәүләт мәгълүмат системасында (ЛесЕГАИС) эшләү мәсьәләләре буенча республика семинар-киңәшмәсе булды. Анда Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы мәгълүмат системалары идарәсенең ЕГАИС һәм агач әйләнешен анализлау бүлеге башлыгы Алексей Бобрецов, 28.12.2013 № 415-ФЗ Федераль закон нигезләмәләрен тормышка ашыру буенча Рослесхозның проект төркеме җитәкчесе Александр Мариев, ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, ТР Президенты каршындагы Эшкуарлык советы эксперты Аида Ибраһимова, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре, республика урманчылыклары җитәкче-урманчылары, республика урман хуҗалыклары директорлары, урман кишәрлекләрен арендага алучылар, агач әзерләү, ташу, эшкәртү һәм сату белән шөгыльләнүче эшкуарлар катнашты.

Чара Татарстан Республикасы Президентының 16.05.2012 № ПУ-342 Указы белән расланган агачны законсыз әзерләүне, транспортлауны, эшкәртүне һәм сатуны кисәтү һәм туктату мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссиянең эш планы нигезендә үткәрелде.

Семинар-киңәшмәне министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов ачты. "Агачны һәм аның белән алыш-бирешләрне исәпкә алу турында"гы Федераль закон 2013 елның декабрендә кабул ителде. Ул гамәлгә эзлекле рәвештә, этаплап кертелде. Шуңа да карамастан, урманнан файдаланучыларда да, федераль дәүләт урман күзәтчелеген гамәлгә ашыручы органнарда да сораулар шактый, – дип билгеләп үтте Илгизәр Зарипов. – Без монда аларга җавап бирү һәм әлеге программа продуктын алып бару белән бәйле барлык кирәкле мәгълүматны бирү өчен җыелдык".

Төп докладлар белән Рослесхоз вәкилләре Александр Мариев һәм Алексей Бобрецов чыгыш ясады.

Александр Мариев агач әзерләү, аның әйләнеше һәм аны исәпкә алу өлкәсендә урман законнары таләпләрен бозган өчен җаваплылык чаралары һәм ЛесЕГАИСта эшләү үзенчәлекләре турында сөйләде. Ул агач белән алыш-бирешләр турында декларацияләргә, агачны озату документларын рәсмиләштерүгә, кыйммәтле токым агачын маркировкалау кагыйдәләренә җентекләп тукталды. Аерым алганда, Александр Мариев хәбәр иткәнчә, агач  материалы белән алыш-бирешләр турындагы декларация агачны читләштерү, шул исәптән Россия Федерациясеннән алып чыгу турындагы шартнамәне төзегән, үзгәрткән яки аның гамәлдә булуын туктаткан көннән башлап биш эш көне эчендә, ләкин агач материалын транспортлаган көнгә кадәр кимендә бер көн алдан тапшырыла.

"Озату документында милекче, вәкаләтле зат, транспортчы, йөк җибәрүче һәм агачны кабул итеп алучы зат турында белешмәләр, декларация номеры, агачны озату пунктының һәм транспортлау пунктының адресы, төр (токым) һәм сортимент составы, сортиментлар буенча агач күләме турындагы белешмәләр күрсәтергә кирәк", – дип ассызыклады Рослесхоз проект төркеме җитәкчесе.

Алексей Бобрецов хәзерге вакытта ЛесЕГАИС системасында агач белән алыш-бирешләр турында 2,6 млн. артык декларация, 8,1 млн.  артык хокук билгели торган һәм хисап документлары (аренда, урман утыртмаларын сату-алу килешүләре, урман декларацияләре, урманнардан файдалану турында хисаплар, дәүләт контрактлары һ.б.) саклануы турында хәбәр итте. 2019 елда агач белән алыш-бирешләр турында 663 меңнән артык мәгълүмат кертелгән.

"Статистика мәгълүматларына караганда, агымдагы елда урман хуҗалыгы белән идарә итү органнары тарафыннан административ хокук бозулар турында 11 меңнән артык эш кузгатылган, шул исәптән Рослесхоз һәм федераль округлар буенча Урман хуҗалыгы департаментларының вазыйфаи затлары тарафыннан – 10,7 мең", – дип билгеләп үтте Алексей Бобрецов.

Шуның белән беррәттән, докладчы чарада катнашучыларга урман законнарына планлаштырыла торган үзгәрешләр, Электрон маркерлар нигезендә агачның килеп чыгышын күзәтү концепциясе проектын эшләү турында да мәгълүмат бирде, соңгысы беренче исәпкә алу документлар электрон рәвештә кертә һәм мондый беренчел белешмәләрне ЛесЕГАИС системасына кертәүне гамәлгә кертә. "Концепция шулай ук Россия Федерациясендә агач туплауның барлык урыннары реестрын булдыруны, хуҗалык итүче субъектларга караган барлык мөлкәтне исәпкә алуны күздә тота, – диде Алексей Бобрецов. – Анда агачның һәр милекченең складына кергән һә исәптән чыгарылган агачны исәпкә алып, баланс алымы тасвирланган, агач материалын ташу өчен транспорт чараларына махсус таләпләр билгеләнгән, геотеглар – агач материалын әзерләү урыныннан, датасыннан һәм вакытыннан башлап аны диләнкедән алып чыкканда транспорт чарасына төяү өлешенә кадәр, агач материалы белән хуҗалык итү фактларын башкару урыннары, датасы һәм вакыты кертелгән".

Семинар-киңәшмә ахырында ЛесЕГАИС эше турында фикер алышу булды. Шулай ук Рослесхоз вәкилләре чарада катнашучыларның сорауларына да җавап бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International