"Саба өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы" ДБУ хезмәткәрләре "Татарстанның чиста урманнары" республика табигать саклау акциясе кысаларында урман фонды территориясен төзекләндерү буенча эшләр башкарган. Белгечләр тарафыннан 8 чишмә чистартылган һәм төзекләндерелгән, 12 аншлаг, мәгълүмат тактасы һәм беседка ремонтланган.
"Без ел саен урманнарны төзекләндерүгә һәм гражданнарның ялы өчен уңайлы шартлар булдыруга аерым игътибар бирәбез, – дип сөйләде урман хуҗалыгы директоры Илһам Рәхмәтуллин. – Шулай ук халыкның иминлеген тәэмин итү һәм урман фондының санитар торышын яхшырту максатларында авария хәлендәге һәм коры-сары агачларны җыештыру эшләре дә башкарылды. Тулаем алганда, урман биләмәләреннән 117 кубометр каты коммуналь калдык, коры-сары һәм ауган агач җыеп чыгарылды".
"Татарстанның чиста урманнары" республика табигать саклау акциясе иртәгә, 16 нчы ноябрьдә төгәлләнә. 2 ай эчендә Татарстан Республикасындагы урман фондыннан 1500 кубометрдан артык каты көнкүреш калдыклары һәм ауган агачлар җыеп алынган.