Аксубай урманчылыгы белән Аксубай урман хуҗалыгы тарафыннан спирея һәм озынча тар яфраклы корычагач орлыклары чәчелде

2019 елның 20 ноябре, чәршәмбе

Бүген "Аксубай урманчылыгы" ДКУ һәм "Аксубай урман хуҗалыгы" ДБУ хезмәткәрләре Чабаксар кишәрлеге урманчылыгы питомнигында, 22 нче кварталның 46 нчы бүлемтегендә 0,06 гектар мәйданда спирея һәм озынча тар яфраклы корычагач орлыгын чәчтеләр.

Спирея декоратив бакчачылыкта һәм урман-парк хуҗалыгында бик яхшы бәяләнә. Формасы һәм үлчәмнәре буенча куаклары төрле-төрле булганга күрә, чәчәк ату вакыты озынлыгына, чәчәкләренең төсләренә һәм рәвешләренә бәйле рәвештә әлеге үсемлек яшелләндерүдә һәм тере коймалар ясауда киң кулланыла.

Озынча тар яфраклы корычагач зифа кәүсәсе, җыйнак ябалдашы һәм ялтырап тора торган, куе яшел, ә аскы өлешендә ачык яшел төсендәге яфраклары белән матур. Шәһәр янын яшелләндерүдә киң кулланыла. Ландшафтларны төзегәндә тиз үсеп китүе, шулай ук тиешенчә карап тоткан очракта агач үсеп җитәргә мөмкин булган биеклеге аркасында ул кыйммәтле санала. Ялгыз утырту өчен дә, төркемләп утырту өчен дә кулланылырга мөмкин, шул исәптән яфраклы башка үсемлекләр белән ярашырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International