Без үзебезнең тормышыбызны урманнардан, кыр-болыннардан, кошлардан башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Кыш килү белән кайбер кошлар азык эзләп йөри башлый, кышлау өчен җылы якларга китә. Ә калган канатлы дусларга ничек яшәргә?
Лениногорск районында "Кышын кошларны ашатыгыз!" дигән экологик акция узды. Аның максаты – кышлаучы кошларга ярдәм итү, балаларга экологик тәрбия бирү.
3нче урта мәктәпнең "Дубки" мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар, "Лениногорск урманчылыгы" ДКУ хезмәткәрләре белән берлектә, Лениногорск кишәрлеге урманчылыгы территориясендә кошлар өчен җимлекләр элде.