Татарстанның Урман хуҗалыгы министрлыгында республиканың урман комплексын цифрлаштыру турында киңәшмә узды

2019 елның 20 ноябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасының урман комплексын һәм Татарстан Республикасы урман фондының геомәгълүмат системасын исәпкә алу буенча мәгълүмат системасын алга таба үстерү, шулай ук республиканың урман комплексын тулаем цифрлаштыру кысаларында бүген Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов рәислегендә Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы вәкилләре белән берлектә эшлекле киңәшмә уздырылды.

Көн тәртибендә 2020 елда гамәлдәге системаларны эшләтү өлешендә яки яңа ярдәмче системалар функционалын эшләү өлешендә системаларны эшләп бетерү буенча таләпләрне әзерләү мәсьәләсе булды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International