Кукмара муниципаль районының Лубян авылында "Лубян урман-техника көллияте" ДБҺБУ студентлары арасында ел саен үткәрелә торган Спартакиада дәвам итә. Аның кысаларында шахмат-шашка турниры узды, анда 40тан артык кеше катнашты.
Турнир нәтиҗәләре буенча, шашка буенча ярышларда 1 нче урынны 12 нче икътисад төркеме студенты Ильяс Гарифов алды. Икенче урында – Георгий Захаров (31нче урман хуҗалыгы төркеме).
Шахмат буенча ярышларда 1 нче урынга – Азат Мөхәммәдиев (21 нче урман хуҗалыгы төркеме), 2 нче урынга Рәмис Нургалиев (13 нче бакча-парк төркеме) лаек булды.
Элегрәк спартакиада кысаларында көллияттә футбол, баскетбол һәм волейбол ярышлары үткәрелгән иде.