Алабуга урманчылыгы хезмәткәрләре Инвалидлар декадасына кушылды

2019 елның 4 декабре, чәршәмбе

"Алабуга урманчылыгы" ДКУ хезмәткәрләре Инвалидлар декадасына кушылды. Традиция буенча, Татарстан кишәрлеге урманчылыгының участок урманчысы Ирек Сафин Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Совхоз бистәсендә мөмкинлекләре чикләнгән балаларны тәрбияләүче гаиләләрдә булды һәм аларга яңа ел бүләкләре тапшырды.

"Алабуга урманчылыгы" ДКУ инженеры Оксана Смирнова һәм Менделеевск кишәрлеге урманчылыгының урман остасы Зөфәр Сәитов "Игелек планетасы" төбәк иҗтимагый яшьләр һәм инвалид балалар оешмасында тәрбияләнүче балалар янына барды.

Халыкара инвалидлар көненә багышланган Инвалидлар декадасы Татарстан Республикасында агымдагы елның 1-10 декабрендә уза. Аның кысаларында муниципаль районнарда хәйрия акцияләре, фестивальләр, концертлар, күргәзмәләр һ.б. уздырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International