"Урман аланы" мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар кышкы акциягә кушылды

5 декабрь 2019 ел., пәнҗешәмбе

Чүпрәле районы Шылангы урта мәктәбенең "Урман аланы" мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар "Кышын кошларны ашатыгыз!" акциясенә кушылды. Акция кысаларында укучылар мәктәп яны участогы территориясендә кошлар өчен җимлекләр ясады һәм элеп чыкты.

"Кыш – кошлар өчен авыр вакыт. Канатлы дусларга бу чорны кичерергә ярдәм итү өчен аларны даими рәвештә ашатып торырга кирәк, – дип билгеләп үтте берләшмәдә катнашучы Тимур Җәләлов. – Кул астындагы материаллардан гади җимлек ясау һәм аңа даими рәвештә ашлык яки икмәк валчыклары өстәп тору кыен түгел, ә куйган тырышлыкның файдасы гаять зур булачак".

"Урман аланы" мәктәп урманчылыгы 2019 елда төзелгән, берләшмә җитәкчесе булып биология һәм химия укытучысы Дамир Шәрәев тора. Хәзерге вакытта мәктәп урманчылыгында 12 кеше исәпләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования