Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасын биләүгә конкурс үткәрде

2019 елның 11 декабре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында дәүләт контроле һәм күзәтчелеге бүлегенең әйдәп баручы консультанты дигән вакантлы вазыйфасын биләп торуга конкурс булды. Утырыш ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров рәислегендә узды.

Әлеге вазыйфага 2 кеше дәгъва белдерде. Аларга Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнарына, дәүләт граждан хезмәте нигезләренә һәм федераль дәүләт урман күзәтчелеген гамәлгә ашыруга кагылышлы сораулар бирелде. Комиссия әгъзалары конкурста катнашучыларның урман законнарын бозуларны кисәтү, ачыклау һәм булдырмау эшен камилләштерергә мөмкин булган белемнәрен ачыклауга аерым игътибар бирде.

Әлеге вазыйфаны биләү буенча документлар 2019 елның 5 ноябреннән 25 ноябренә кадәр кабул ителде. Исегезгә төшерәбез, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында булган вакансияләр турында Идарәче кадрларның федераль порталында белергә була: https://gossluzhba.gov.ru/vacancy һәм Министрлык сайтында: http://minleshoz.tatarstan.ru/rus/spisok-vakantnih-dolzhnostey-gosudarstvennoy.htm.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International