Кукмара муниципаль районының Лубян авылында "Лубян урман-техника көллияте" ДБҺБУ студентлары арасында ел саен үткәрелә торган Спартакиада дәвам итә. Әйтик, бу атнада көллияттә уку төркемнәренең ир-ат командалары арасында волейбол ярышлары узды.
Ярышларның өч көне йомгаклары буенча 41 нче урман хуҗалыгы төркеме җыелма командасы беренче урынны алды. Икенче урында – 22 нче икътисад төркеме командасы, өченчедә – 43 нче бакча-парк төркеме командасы.
Элегрәк Спартакиада кысаларында футбол, баскетбол, өстәл теннисы һәм шахмат буенча ярышлар узган иде.