Әлки районы Чуаш Кичүе урта мәктәбендә 5-11 сыйныф укучылары өчен "Экология" илкүләм проектын гамәлгә ашыруга багышланган экологик дәрес узды. Чарада укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гүзәл Җәббарова, "Әлки урманчылыгы" ДКУ җитәкче-урманчысы урынбасары Людмила Желтухина, Чуаш Кичүе авыл җирлеге башлыгы Ирина Мамбетова һәм башкалар катнашты.
Дәрес барышында әйләнә-тирә мохитне саклауга, табигый ресурсларны саклауга һәм гражданнарның тормыш сыйфатын күтәрүгә юнәлтелгән "Экология" илкүләм проектының максаты һәм бурычлары каралды.
"Әлки урманчылыгы" ДКУ җитәкче-урманчысы урынбасары Людмила Желтухина укучыларга "Урманнарны саклау" федераль проекты, Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы һәм урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу эшләре турында сөйләде.
Дәрес ахырында әйләнә-тирә мохитне саклау һәм экологияне яхшырту мөмкинлекләре турында фикер алыштылар.