Кызыл Йолдыз урманчылыгы хезмәткәрләре урман тармагы ветераны Зәйтүнә Мөхәммәтшинаны 95 яшьлек юбилее белән котлады

2019 елның 12 декабре, пәнҗешәмбе

"Кызыл Йолдыз урманчылыгы" ДКУ хезмәткәрләре урман тармагы ветераны, Бөек Ватан сугышының тыл хезмәтчәне Зәйтүнә Мөхәмәтшина янында булдылар һәм аны 95 яшьлек юбилее белән котладылар.

Зәйтүнә Мөхәммәтшина 1924 елның 11 декабрендә Балык Бистәсе муниципаль районының Күки авылында туа. Ул гомере буе туган авылында яши һәм 40 елдан артык урман хуҗалыгына багышлаган. Зәйтүнә Мөхәммәтшина совет чорында агач эшкәртү цехында чана, савыт-саба, себерке, мунчала һәм башка агач эшләнмәләре чыгара.

"Язын без барыбыз да агачлар утырта идек, – дип искә ала Зәйтүнә Мөхәммәтшина. – Гомумән алганда, урмандагы эш – зур җаваплылык дип, саныйм. Урманчы һөнәре билгеле бер белем, тәҗрибә, үҗәтлек таләп итә. Урманны белергә һәм яратырга кирәк".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International