Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районында яңа мәктәп урманчылыгы барлыкка киләчәк

2020 елның 17 гыйнвары, җомга

Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районының Олы Шышы урта мәктәбендә мәктәп урманчылыгын оештыру мәсьәләләре буенча очрашу узды. Фикер алышуда ТР "Мамадыш урманчылыгы" дәүләт казна учреждениесенең Комазан кишәрлеге урманчылыгының участок урманчысы Фәнис Усманов, укытучылар һәм мәктәп укучылары катнашты.

Очрашу барышында Фәнис Усманов Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы, мәктәп урманчылыклары хәрәкәте һәм аларның эшчәнлеге турында сөйләде.

Мәктәп урманчылыгы составына 5-8 сыйныф укучылары – 10 кеше керер, дип көтелә. Берләшмә җитәкчесе – биология һәм химия укытучысы Валентина Асапова, куратор – кишәрлек урманчысы Фәнис Усманов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International