Ютазы урта мәктәбенең "Яшел патруль" мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче Азалина Лукашина "Хикәяләр конкурсы"-"Табигатьтәге кызыклы очрак" номинациясендә "Татарстан Республикасының яшь натуралистлары" республика конкурсында 1 нче урын яулаган.
Әлеге конкурсны, ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы ярдәме белән, "Чиста булачак" яшьләр иҗтимагый оешмасы оештырган. Конкурска республиканың гомуми белем бирү учреждениеләре укучыларыннан 447 эш – рәсем, фотографияләр, хикәяләр һәм кул эшләнмәләре тапшырылган.