Урманчылар урманнарда янгын чыгу хәтәре янаган чорга әзерлек барышы турында авыл җирлекләре гражданнары җыеннарында чыгышлар ясый

2020 елның 23 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Агымдагы елның гыйнварында Татарстан Республикасы муниципаль районнарында авыл җирлекләре гражданнарының җыеннары башланып китте. Министрлыкның 2020 елга урманнарда янгынга каршы профилактика буенча эш планы нигезендә, мондый җыелышларда республика урманчылыклары җитәкче-урманчылары, участок урманчылары, урманнарны саклау һәм яклау буенча инженерлар докладлар белән чыгыш ясый.

Шулай итеп, "Болгар урманчылыгы" дәүләт казна учреждениесе җитәкче-урманчысы Дмитрий Зарифуллин Спас муниципаль районының Өчкүл авыл җирлеге гражданнары җыенында 2020 елда урманнарда янгын чыгу хәтәре янаган чорга әзерлек барышы турында мәгълүмат бирде. Чара авыл мәдәният йортында узды.

Дмитрий Зарифуллин үз чыгышында ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм "Болгар урманчылыгы" ДКУ эшчәнлеге турында сөйләде, урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында искәртте, аларны бозган өчен җаваплылык һәм "Россия Федерациясе Хөкүмәтенең кайбер актларына территорияләрдә янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләсе буенча үзгәрешләр кертү турында" 2016 елның 18 августындагы 807 номерлы карары гамәлдә булуы хакында җиткерде.

ТР "Саба урманчылыгы" дәүләт казна учреждениесенең Кукмара кишәрлеге урманчылыгының участок урманчысы Илсаф Хәев Кукмара муниципаль районының Кәркәвеч авыл җирлегендәге гражданнар җыенында янгынга каршы профилактика темасы буенча доклад белән чыгыш ясады, Саба урманчылыгының Ленин кишәрлеге урманчылыгының участок урманчысы Алмаз Сәгъдиев Арча муниципаль районы Яңасала авыл җирлегендә узган җыешлышта чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International