2019 елда "Рослесозащита" ФБУ филиалы – "Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәге" белгечләре 17 мең кг орлык тикшергән

2020 елның 23 гыйнвары, пәнҗешәмбе

"Рослесозащита" ФБУ – "Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәге" филиалында 2019 елда "Урманнарны яңадан торгызу буенча дәүләт мониторингы" дәүләт йөкләмәсе үтәлешенә йомгак ясадылар. Филиал белгечләре тарафыннан, урман утыртмаларының характеристикаларын бәяләү максатларында, гомуми мәйданы 100 га булган 35 урман кишәрлегеннән һәм республиканың 10 урман питомнигыннан һәм ТР Урман селекция-орлыкчылык үзәгеннән 44 партия утырту материалы тикшерелгән.

Моннан тыш, учреждение хезмәткәрләре тарафыннан урман үсемлекләре орлыкларын чәчү сыйфатларына, гөмбәчек белән зарарлануга һәм корткычларга зыян китерүгә тикшерү эшләре башкарылган.

Шулардан яңа әзерләнгән орлыклар гомуми 16 мең кг. күләмендә 177 партия тикшерелгән. Анализ күрсәткәнчә, аларның сыйфаты түбәндәгечә: 1 нче класс һәм 2 нче класс орлыклары – 82,1%, 3 нче класс орлыгы 17,9% тәшкил итә. Саклана торган урман үсемлекләре орлыклары 899 кг күләмендә 68 партия тикшерелгән (1 нче һәм 2 нче класс орлыгы – 66%, 3 нче класс – 32,5%, кондицияле булмаган орлыклар – 1,5%).

Урман үсемлекләре орлыкларын тикшерү нәтиҗәләре буенча орлыкларның сыйфаты турында 239 таныклык һәм иминият фондына салу өчен 6 сертификат бирелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International